Ринат Рәхмәтуллин: Әни үлгәч, авылның яме китте
Татар эстрадасы җырчысы Ринат Рәхмәтуллин әнисен югалтты. 6 сентябрьдә Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурия апаның китүенә бер ай булды. Ул инфаркт булып, 79 яшендә мәңгегә күзләрен йомды. Ринат ул кайгылы көн турында intertat.tatar хәбәрчесенә сөйләп, кабат күңелендә яңартты.